news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә халкына татар телендә дөрес итеп чыгыш ясау серләрен ачтылар

Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Азат Зарипов, Раушан Шәрипов, Әлфис Галиуллин татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтте, киңәшләр бирде, музыкаль номерлар күрсәтте.

(Минзәлә, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Минзәлә», Дифиза Нуриева). Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре район мәдәният йортында төрле тармакта эшләүче җитәкчеләр, хезмәткәрләр өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс үткәрде.

Чара шигъри-музыкаль композиция белән башланып китте. Аннан соң Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Азат Зарипов, Раушан Шәрипов, Әлфис Галиуллин татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтте, киңәшләр бирде, музыкаль номерлар күрсәтте. Залда утыручы минзәләлеләр мөгаллимнәр әйткән күнегүләрне кабатлап, актив катнашып утырдылар.

Ике бүлектән торган мастер-классларда чыгыш ясау сәнгате һәм төп җитешсезлекләр, татар әдәби сөйләм теле төшенчәсе һәм аның нечкәлекләре аңлатылды. Җитәкчеләргә һәм авыл җирлеге башлыкларына дөрес чыгыш ясау буенча киңәшләр язылган китап бүләк ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100