news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт беренче автомобилен сатып алучыларга киңәшләр бирде

Рульгә яңа гына утырган шоферларда машинага бәйле проблемалар килеп чыгу ихтималы зуррак, шуңа күрә ремонтка күп акча сарыф ителәчәк, дип искәртте Максим Васильев.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Беренче автомобиль алганда, тәҗрибә туплау өчен бюджет вариантын сайларга кирәк.

«Авилон» төркеменә керүче бүлекчәнең сатулар буенча директоры Максим Васильев «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Машинага бәйле проблемалар килеп чыгу ихтималы рульгә яңа гына утырган шоферларда зуррак, шуңа күрә ремонтка күп акча сарыф ителәчәк, дип искәртте ул.

«Әгәр машина йөртүче рульгә яңа гына утырган кеше икән, автомобильдән файдаланган вакытта төрле күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Шунлыктан машинаны ремонтлау яки алга таба аны тагын да уңайлырак вариантка алыштыру өчен һәрвакыт запас акча булырга тиеш», - дип искәртте Васильев.

Моннан тыш, башта машина йөртүченең бөтен игътибары автомобиль белән дәрес идарә итүгә юнәлгән була һәм ул аннан файдаланудан тулы канәгатьлек хисе алмаячак, дип фаразлый белгеч.

Автоэксперт шулай ук кече габаритлы автомобиль сатып алырга киңәш итә, чөнки алар ышанычлырак хәрәкәт итәргә һәм машинаны парковкага куярга мөмкинлек бирә. Бу В һәм С классындагы теләсә нинди автомобиль (седан, хэтчбек яки кечкенә кроссоверлар) булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100