Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә юлда һәлак булучыларны искә алдылар
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
(Чүпрәле, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Туган як», Римма Мәүлетова). «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы»нда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алуга багышланган чара узды.
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр районда хәтер көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар уза.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе, район башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Данис Сатдинов, районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рамил Шәрәпов, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, директорның уку-производство эшләре буенча урынбасары Артем Солдатов катнашты.
Чара барышында студентларга автотранспортны исерткеч эчемлек кулланган килеш идарә иткән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән очракта нинди фаҗигаләргә китерү мөмкинлеге булу турында видеоролик күрсәтелде.
Чара ахырында исә Данис Сатдинов Казанда үткән «Автосессия — 2021» студент яшьләр арасында республика конкурсының зона этабында катнашып, 5 урынны яулаган техникум командасына Диплом, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Чарада катнашкан барлык студентларга да яктырткыч элементлар куелган жилетлар бүләк ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз