news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә республиканың элеккеге прокуроры Сәйфихан Нафиевны искә алдылар

Сәйфихан Нәфиев туганга быел 80 ел булды.

Чүпрәледә республиканың элеккеге прокуроры Сәйфихан Нафиевны искә алдылар
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәледә Татарстан Республикасының экс-прокуроры Сәйфихан Нафиев истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

Тантаналы чарада Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район прокуроры Илдар Маликов, аның урынбасары Владимир Корухов һәм ярдәмчесе Андрей Петров катнашты.

Сәйфихан Нафиев истәлегенә шулай ук ул укыган Мунчәли башлангыч мәктәбе диварына да мемориаль такта куелган. Шулай ук Иске Чүпрәледә район прокуратурасы бинасы урнашкан үзәк урамнарның берсе аның исеме белән аталган.

Моннан тыш, Сәйфихан Нафиев исемендәге премия гамәлдә. Чәчәкләр салганнан соң район хакимиятендә шушы премияне тапшырдылар.

Быел бу югары бүләккә Чүпрәле районы Башкарма комитеты каршындагы опека һәм попечительлек секторы мөдире Ләйсән Сәлимҗанова һәм тармак технологияләре техникумының ОБЖ укытучысы — оештыручысы Вячеслав Кондрашкин лаек булды.

Сәйфихан Нәфиев исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде. Ул 1941 елның 26 ноябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Мунчәли авылында туа. Татарстанда хокук саклау, законлылык, хокук тәртибе һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә күренекле эшлеклеләрнең берсе иде ул. Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасы прокуроры, 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе булып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100