news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама медицина көллияте студентлары ковид-госпиталь табибларына бүләкләр биргән

Студентлар медицина хезмәткәрләренә бүләкләрне госпитальдә чираттагы смена башланыр алдыннан тапшырган.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың медицина көллияте студентлары ковид-госпиталь хезмәткәрләренә хуҗалык кирәк-яраклары, шәхси гигиена чаралары, сөлгеләр, урын-җир, чәй эчәргә ризыклар алып килгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

Студентлар, шул рәвешле, госпиталь хезмәткәрләренә, хәзер «кызыл зонада» эшләп, пациентларның гомерен саклап калучыларга рәхмәт белдерергә булган.

«Безнең студентлар киләчәктә медицина хезмәткәрләре урынында булачак, безнең өчен булачак коллегаларыбызга ярдәм итү һәм пандемия белән көрәшкә үз өлешен кертү — намус эше. Бүген без ярдәм итәбез, ә иртәгә безгә булышачаклар», - диде көллиятнең социаль педагогы Наталья Сафина.

Студентлар медицина хезмәткәрләренә бүләкләрне госпитальдә чираттагы смена башланыр алдыннан тапшырган. Волонтерлар билгеләп үткәнчә, бу — соңгы хәйрия акциясе түгел, алар әле «чиста зона»га да күчтәнәчләр китерергә уйлый, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100