news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хастаханәләргә шалтырату бушлай булачак

Акция ике ай — декабрь һәм гыйнвар айларында дәвам итәр дип көтелә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия элемтә операторлары медицина оешмаларының номерларына шалтыратуны бушлай итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Акция ике ай — декабрь һәм гыйнвар айларында дәвам итәр дип көтелә.

«Медицина учреждениеләре номерларын гражданнар өчен бушлай итү турында элемтә операторлары белән килешенде. Моның өчен Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына рәхмәт», — дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100