news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханның теория өлешен видеога төшерә башлаячаклар

Яңа регламент 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керер дип көтелә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Машина йөртү таныклыгына имтихан бирүнең теория өлешен видеога төшереп барачаклар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының яңа административ регламентны раслау турындагы карарына сылтама белән РИА Новости яза.

«Теория имтиханын тапшыру буенча административ процедура түбәндәге административ гамәлләрне үз эченә ала: имтихан тапшыру сыйныфына куелган аудио-видеокүзәтү җиһазларының эшләвен тикшерү», — диелә документта.

Хәзер имтихан алучының эш урыны «машина йөртү таныклыгы алучыларны визуаль контрольдә тотуны тәэмин итәргә тиеш», шул ук вакытта видеокамералар булу мәҗбүри түгел.

Яңа регламент 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100