news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска тест нәтиҗәләре дәүләт хезмәтләре порталы аша киләчәк

Порталда теркәлмәгән гражданнарга нәтиҗәләрне электрон почтага, СМС итеп, яисә мессенджерларга җибәрәчәкләр.

Коронавируска тест нәтиҗәләре дәүләт хезмәтләре порталы аша киләчәк
"Татар-информ" архивыннан

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша коронавируска анализ нәтиҗәләрен җибәрү проектын сынап караучы пилот төбәкләр арасына керде. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Анализ нәтиҗәләре бер урында җыелып, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кешеләргә җибәреләчәк», — диде спикер.

Анализлар биргәндә СНИЛС номерын, яки паспортның серия белән номерын әйтергә кирәк булачак, чөнки бу мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре сайтына беркетелгән.

Порталда аккаунты булмаучыларга анализ нәтиҗәләрен электрон почтага, СМС аша яисә мессенджерларга җибәрәчәкләр. Любовь Авдонина электрон почтадагы «спам» бүлеген карап барырга чакыра. Чөнки тест нәтиҗәләре анда булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100