news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Чит илләрдә өч мең ватандаш Татарстанга күченергә рөхсәт алган

2018 елдан «Чит илләрдә яшәүче ватандашларның Татарстан Республикасына үз теләге белән күченүенә теләктәшлек итү» дәүләт программасы гамәлдә.

Эльмира Зарипова: Чит илләрдә өч мең ватандаш Татарстанга күченергә рөхсәт алган
https://prav.tatarstan.ru

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит илләрдә яшәгән өч мең ватандашка Татарстанга күченергә рөхсәт булган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Ул 2018 елдан «Чит илләрдә яшәүче ватандашларның Татарстан Республикасына үз теләге белән күченүенә теләктәшлек итү» дәүләт программасы гамәлдә булганын әйтте. 2018 елдан 2022 елга кадәр программаны гамәлгә ашыру өчен 9,7 млн сум акча каралган. 2020 елда исә программаны гамәлгә ашыру өчен 1,2 млн сум бүлеп бирелгән (РФ бюджетыннан — 696 мең сум, ТР бюджетыннан — 504 мең сум).

2018 елдан 2020 елның 15 ноябренә кадәр дәүләт программасында катнашу өчен ватандашлардан 1432 гариза килеп ирешкән. Кандидатларны Хезмәт министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгының Миграция идарәсе, Казанның Башкарма комитеты вәкилләреннән торган комиссия сайлый. Уңай бәяләмә 1052 ватандашка һәм аларның 1999 гаилә әгъзасына бирелгән. 2020 елда исә, 316 ватандашка һәм аларның 640 гаилә әгъзасына Татарстанга күченергә рөхсәт булган.

Ватандашлар нигездә Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстаннан күченә. «Аларның уртача яше — 32 яшь. Без гаиләсе, белеме, һөнәре булган ватандашларга өстенлек бирәбез», — диде Эльмира Зарипова. Ватандашлар Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга шәһәрләренә күченә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100