news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова: Миңа продюсерлык эше кызык

Быел фигуралы шуу остасы Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының журналистика факультетына укырга керде.

Алинә Заһитова: Миңа продюсерлык эше кызык

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова журналист булырга җыенмавын һәм әлегә үзен тренер итеп күрмәвен әйтте.

«Продюсерлыкны һәм журналистиканы бераз гына өйрәнәм. Журналист булырга теләмим. Миңа күбрәк продюсерлык эше кызык. Тренер булырга әлегә теләк юк. Алдан фаразламыйк», — дип сөйләде Заһитова Puma өчен туры эфир вакытында.

Быел Заһитова Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының журналистика факультетына укырга керде. Спортчы сайлаган бакалавриат программасы - «Продюсерлык һәм мәдәни сәясәт».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100