Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти Равил Гайнетдин Россия Герое Дамир Йосыповка «Хезмәте өчен» орденын тапшырды
Бүләк "Экстремаль вазгыятьтә кеше гомерен саклап калуда күрсәткән батырлыгы, югары профессионализм, рухи традицияләргә һәм гражданлык бурычына тугрылык өчен" тапшырылды.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Шәех Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге резиденциясендә Россия Герое Дамир Йосыповка Россия мөселманнарының иң югары бүләкләренең берсен — «Хезмәт өчен» орденын тапшырды. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүләк «Экстремаль вазгыятьтә кеше гомерен саклап калуда күрсәткән батырлыгы, югары профессионализм, рухи традицияләргә һәм гражданлык бурычына тугрылык өчен» тапшырылды.
«Безнең мөселман туганыбыз экипаж белән пассажирларның тормышын саклап, лайнерны утырта алган. Без моны чын кеше, чын мөселман батырлыгы дип кабул иттек. Сез яшьләр өчен чын үрнәк. Бөтен мөселманнар исеменнән Сезгә рәхмәт әйтәбез, сезнең белән горурланабыз. Батырлыгың, кыюлыгың өчен рәхмәт», — диде мөфти Равил Гайнетдин.
22 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыповка һәм Георгий Мурзинга Россия Геройларының алтын медальләрен тапшырды. Августта алар 226 пассажир утырган һәм ягулык белән тулы баклы Airbus А321 бортын Мәскәү өлкәсендәге кукуруз кырына утыртты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз