news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсендә диңгез борынына татар диңгезчесе исеме бирелде

1940 елда Измаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге «Щ-423» су асты көймәсе тарихта беренче тапкыр Төньяк диңгез юлы белән Поляр түгәрәктән Владивостокка кадәр йөзеп чыга.

Ленинград өлкәсендә диңгез борынына  татар диңгезчесе исеме бирелде
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 59º40,5' төньяк киңлектәге һәм 280000,9' көнчыгыш озынлыктагы координаталы исемсез борынга «Измаил Зәйдулин борыны» исемен бирү турындагы боерыкка кул куйды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге хәбәр итә.

«Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Россия хәрби-диңгез флоты вәкилләре, Хәрби-диңгез флоты иҗтимагый оешмалары ветераннары һәм татар иҗтимагый оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлектә татарлардан беренче су асты йөзүчесе, 1 ранг капитан Измаил Мотыйгулла улы Зәйдулин исемен мәңгеләштерүдә зур эш башкарды», диелә хәбәрдә.

1940 елның август — октябрь айларында 3 ранг капитаны Измаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге «Щ-423» су асты көймәсе су астында йөзү тарихында беренче тапкыр Полярдан Владивостокка Төньяк диңгез юлы белән барып җитә. Бу сәяхәт бер навигация вакытында ЭОН-10 составында, ватылуларсыз башкарыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Измаил Зәйдуллин Советлар Союзының гамәлдәге флотларында сугыша: Севастополь оборонасында, Керчь ярымутравын саклауда катнаша.

2 ранг капитаны Измаил Мотыйгулла улы Зәйдулин 1944 елның 26 августында Нарва култыгы сулыкларында һәлак була. Үлгәннән соң аңа «1ранг капитаны» исеме һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100