news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда укучыларга дигән 635 тоннан артык продукт сыйфатсыз дип табылган

Аларны азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тикшергән.

Казанда укучыларга дигән 635 тоннан артык продукт сыйфатсыз дип табылган
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Казанда мәктәпләрне ашамлык белән тәэмин итүчеләргә 635 тоннан артык сыйфатсыз продукт кире кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директор урынбасары Алла Агапова хәбәр итте.

«Департаменттагы барлык ашамлыклар тикшерелә. Безнең үзебезнең лабораториябез бар. Ул куркыныч тудырган сыйфатсыз ашамлыкларны ачыкларга ярдәм итә», — ди Алла Агапова.

Агапова сүзләренчә, Татарстанда укучылар дөрес туклануга караганда, зыянлы ризык ашауны өстен күрә. «Әти-әниләр үз балаларында тумыштан бирле дөрес туклануга гадәт булдырырга тиеш», — диде генераль директор урынбасары.

«Мәктәп менюлары балаларга кирәк һәм файдалы булган ризыклардан тора», — дип өстәде ул.



Галерея: Пк в формате круглого стола, «Здоровое питание от А до Я»
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100