news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

31 декабрь ни рәвешле ял көне була алачагы турында сөйләделәр

Өстәмә ялны бирү шартлары эш бирүче карарына бәйле.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Быел 31 декабрь сишәмбегә туры килә, димәк, эш көне булып санала. Әмма эш бирүче бу көнне өстәмә ял бирә ала. Шул турыда Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец искәртте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Өстәмә ял көне тәкъдим ителсә, 31 декабрь эш көне эшләми торган көн була ала. Әмма бу кайбер шартларны үтәгәндә генә мөмкин», - диде ул.

Эш шунда ки, өстәмә ял көнен бирү, кагыйдә буларак, эш вакыты нормасы кыскаруына китерә. Ә бу исә хезмәт хакының кимүенә китерергә мөмкин. Хәер, эш бирүче бу ял көнен түләү турында карар кабул итә ала.

31 декабрьдә ял көне хезмәткәргә отпуск ялыннан көн итеп, шул исәптән үз хисабына да бирелергә мөмкин. Моннан тыш, әгәр хезмәткәргә отгул тиеш икән, ул аны нәкъ менә шушы көнне алырга мөмкин.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100