news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роскомнадзор сайлаулар вакытында социаль челтәрләрне күзәтәчәк

Роскомнадзор социаль челтәрләрдә пәйда булган мәгълүматны күзәтергә ниятли, реклама контенты биредә искәрмә булып торачак.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Россия Президентын сайлаулар вакытында Роскомнадзор социаль челтәрләрне җентекләп күзәтәчәк, дип белдерде ведомство башлыгы Александр Жаров RT телеканалына.

Роскомнадзор социаль челтәрләрдә пәйда булган мәгълүматны күзәтергә ниятли, реклама контенты биредә искәрмә булып торачак, дип искәртте Жаров.

«Twitter, Google, Facebook һәм Wikipedia көнбатыш илләрнең хакимиятләре белән хезмәттәшлек итә», – диде ул.

Роскомнадзор Facebook социаль челтәренең шәхси мәгълүматлар турындагы законны үтиме-юкмы икәнлеген тикшерәчәк, дип белдерде Жаров.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot