Татарстанда 14 градуска кадәр салкынайта

Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булачак

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак, дип фаразлый синоптиклар. Урыны белән бераз кар һәм буран булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан көтелә. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан салмак җил, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә Татарстанда 5-10 градус салкын булса, аязганда, 14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез – 1-6 градус салкын.

Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава, бераз кар явачак. Төнлә 5-9 градус салкын булса, көндез – 1-4.