ТР Иҗтимагый палатасы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелекне кабул итә башлады

“Кешене туганнан алып үлгәнчегә кадәр коррупция озата бара”, - диде ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Иҗтимагый палатасы үз базасында Казан шәһәр Думасы депутаты Илдус Чанышев инициативасы белән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелекне кабул итүне оештыра башлаган. Бүген - аның өченче утырышы. Кешеләр анда үз проблемалары белән генә түгел, теге яки бу мәсьәлә буенча әзер карарлар белән киләләр. Бу хакта бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Җәмәгатьчелекне кабул итә башлагач, бу юнәлеш буенча аларга 32 кеше мөрәҗәгать иткән, 24 мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар арасында суд органнарына карата шикаятьләр дә бар. Бу эшләрнең икесе эчке эшләр органнарына юлланган. Бүген әлеге юнәлеш буенча җаваплы, ТР Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Татьяна Забегина бу эшләрнең берсе тендер, икенчесе җир белән бәйле булуын хәбәр итте, нечкәлекләренә кереп тормады. Утырышта җәмәгатьчелекне кабул итү нәтиҗәләре белән ярты елдан соң таныштырырга вәгъдә ителде.

Бүген ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, журналистларга мөрәҗәгать итеп, кешене туганнан алып үлгәнчегә кадәр коррупция озата баруын, бүгенге көндә җәмгыятьтә коррупция белән көрәшүдә алга китеш күренмәгәнлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, коррупция белән көрәшнең алымнары күптән билгеле. Проблема – хакимият бүленешендә, дип саный ул.

Ул коррупция белән көрәш тематикасы буенча палата тарафыннан грантлар бәйгесе үткәрелүен, бер генә катнашучы булуын, җиңүче ачыкланмавын хәбәр итте. Моннан чыгып, әле коррупциянең ни икәнлеген һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеген аңлау вакыты әле җитмәгәнлеген ассызыклап үтте. Һәм шушы хакыйкатьне аңлатуда массакүләм мәгълүмат чараларының роле бик зур булуын белдерде.

Ә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы уздырган бәйге уңышка бай булган. Конкурска 318 эш килгән. “Без коррупциягә карата кешеләрдә чиркану хисе тәрбияли алабыз. Репрессив алымнар белән генә бернигә дә ирешеп булмый”, - дип белдерде ул.

Җир кишәрлекләре бирү, кадрлар сәясәте, гел бер фирмаларга гына заказлар бирү, предприятиеләрне хосусыйлаштыру кебек өлкәләрдә коррупция очракларының күп булуын искәртеп, А.Фомин: “Безнең максат – теге яки бу проблема турында борчылганлыгыбызны күрсәтү”, - дип билгеләп үтте.