news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәдә кулланылышта булган киемнәрне кабул итү һәм тапшыру пункты эшли

Район халкы кирәкмәгән, әмма чиста һәм кияргә яраклы әйберләрне безнең пунктка китерә ала.

Яңа Чишмәдә кулланылышта булган киемнәрне кабул итү һәм тапшыру пункты эшли
http://novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 27 октябрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Соңгы елларда Яңа Чишмәдә мохтаҗ күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне кулланышта булган әйберләр (кием, аяк киеме) белән тәэмин итү буенча «Кайгырту» пункты яхшы гына эшләп килә.

Әйберләр кабул итү һәм тапшыру пункты Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы (элеккеге казначылык бинасы) адресы буенча урнашкан һәм җомга көннәрендә иртәнге 8дән 12гә кадәр эшли.

Агымдагы елның 10 аенда дистәләгән гаиләләр бирегә килеп, үзләренә яраклы кием-салым һәм аяк киемнәре сайлап алган.

Район халкы кирәкмәгән, әмма чиста һәм кияргә яраклы әйберләрне безнең пунктка китерә ала. Белешмәләр өчен тел: 2-21-75.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100