news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның почта бүлекчәләре 4 һәм 6 ноябрьдә эшләми

«Татарстан почтасы» татарстанлыларны ашыгыч булмаганда бүлекләргә килүдән баш тартырга һәм аның урынына онлайн-сервислардан файдаланырга чакыра.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Россия почтасы» бүлекчәләре дүрт көннән — 3, 4, 5 һәм 6 ноябрьдән кала гадәти режимда эшли. Бу хакта «Татарстан почтасы» УФПС матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 ноябрьдә Татарстан элемтә бүлекчәләре үз эшчәнлеген бер сәгатькә иртәрәк туктата. Ә дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә, 4 һәм 6 ноябрьдә, Татарстанның барлык почта элемтәсе объектлары эшләми. Шул ук вакытта 5 ноябрьдә учреждениеләр шимбә графигы буенча эшли. Бүлекләрнең актуаль эш графигы белән pochta.ru сайтында һәм мобиль кушымтада танышырга мөмкин.

«Татарстан почтасы» татарстанлыларны ашыгыч булмаганда бүлекләргә килүдән баш тартырга һәм аның урынына онлайн-сервислардан файдаланырга чакыра. «Россия почтасы» сайты һәм мобиль кушымта ярдәмендә корреспонденцияне тиз генә алып та була, җибәрергә дә мөмкин. Шулай ук интернет-сервислардан файдаланучылар вакытлы матбугатка языла һәм коммуналь хезмәтләр өчен түли ала

Әгәр дә почта бүлегенә килүне кичектереп торырга ярамый икән, 1,5 метр социаль дистанцияне сакларга һәм шәхси саклану чараларын кулланырга кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100