news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Башкортстан вице-премьерлары ике милләт халкын дус булырга чакырды

Вице-премьерлар Уфада татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Башкортстан вице-премьерлары Васил Шәйхразиев һәм Азат Бадранов Уфада татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Алар ике милләт халкын дус булырга өндәде.

Вице-премьерларның икесе дә республикаларда милли мөнәсәбәтләр өчен җавап бирә. Алар татар һәм башкорт халкын, Уфа һәм Казанны дус булырга чакырды. Алар шулай ук үзара аңлашуга килүләре турында әйтте.

«Татарстан, Башкортстан, милләт өчен файдасы тисен дип ныклап эшләргә кирәк. Бүгенге көндә без рәхәтләнеп яшибез», — ди Васил Шәйхразиев.

Уфага килер алдыннан ул Башкортстанның Дүртөйле һәм Балтач районнарында, Пермь өлкәсенең Барда районында булган, дип хәбәр ителә «Миллиард татар»ның Телеграм каналында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100