Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Әфганстанга гуманитар ярдәм җибәрәчәк
Тәһранда узган очрашуда Россия Тышкы эшләр министры медикаментлар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар кергән гуманитар ярдәм җибәреләчәген әйтте.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия Әфганстанга медикаментлар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар кергән гуманитар ярдәм партиясен җибәрергә ниятли, дип белдерде Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Озакламый әфган партнерларына азык-төлек, медикаментлар һәм беренче кирәкле товарлардан торган гуманитар ярдәм партиясен җибәрергә җыенабыз», - дип хәбәр итте министр Тәһранда узган Әфганстан күршеләре (Россия, Кытай, Иран, Пакистан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан) белән очрашуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз