news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы кызы VII «Абилимпикс» чемпионатында Татарстан данын яклаячак

Күптән түгел кыз физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында үткәрелгән «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча Россия чемпионатында «Социаль эш» номинациясендә җиңү яулады.

Әлки районы кызы VII «Абилимпикс» чемпионатында Татарстан данын яклаячак
http://alki-rt.ru

(Әлки, 27 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мәрдегалләмова). Әлки районының Яңа Чаллы авылы кызы Гөлназ Галәүтдинова җиденче ел инде Лаештагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктә-интернатында укый. Ул VII «Абилимпикс» чемпионатында Татарстан данын яклап катнашачак.

Начар күрсә дә, Гөлназ бик яхшы билгеләргә өлгерә, үзешчән сәнгатьтә катнаша, шигырьләр яза.

Әлерәк кенә кыз физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында үткәрелгән «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча Россия чемпионатында «Социаль эш» номинациясендә җиңү яулады. Конкурс финалына әлеге юнәлеш буенча Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән дүрт кеше, шул исәптән Гөлназ да чыкты.

Ул VII «Абилимпикс» чемпионатында «Мәктәп укучысы» категориясендә Татарстан данын яклап катнашачак. Һөнәри осталык ярышлары Мәскәүдә 16-18 ноябрь көннәрендә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100