news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия халык санын алу эш көне булмаган көннәрдә гадәти режимда узачак

Бөтенроссия халык санын алуда катнашырга теләүчеләр стационар участокларның актуаль эш графигын һәм адресларын Татарстанстат сайтында (https://tatstat.gks.ru/vpn2020) белә ала.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алу алдагы эш көне булмаган көннәрдә гадәти режимда узачак. Шул ук вакытта коронавирустан саклану чаралары көчәйтеләчәк.

Татарстанстатның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, халык санын алучылар шәхси саклану чаралары, битлек һәм перчатка белән тәэмин ителгән.

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина игътибарны стационар исәпкә алу һәм күп функцияле үзәктә урнашкан участокларның гадәти режимда эшләвенә юнәлтте. Өйдә яки дәүләт хезмәтләре порталында җанисәптә катнашу мөмкинлеге булмаган кешеләр шунда бара ала.

«Шул ук вакытта күп функцияле үзәк интернетка керү мөмкинлеге булган компьютерлар белән җиһазландырылган. Йортка яки эшкә янәшә булган уңайлы участокны сайлагыз», — дип өстәде ул.

Бөтенроссия халык санын алуда катнашырга теләүчеләр стационар участокларның актуаль эш графигын һәм адресларын Татарстанстат сайтында (https://tatstat.gks.ru/vpn2020) белә ала.

Коронавирус вазгыяте начарлану сәбәпле, РФ Президенты Владимир Путин карары белән 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен Россия буенча эш көне булмаган көннәр дип игълан ителде. Дәүләт башлыгы берничә тапкыр гражданнарны, пандемияне җиңү өчен вакцинация кирәклеген ассызыклап, Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100