news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коррупциягә каршы тору буенча кайнар элемтә оештырылачак

Республикада яшәүчеләр үз сораулары белән телефон буенча гына түгел, ә ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша да мөрәҗәгать итә алачак.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, 10.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Иҗтимагый палатасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү эшен оештыра. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьләр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша 28 октябрьгә кадәр һәм 8 (800) 350-44-72 кайнар элемтә телефоны буенча кабул ителәчәк.

Кабул итүне ТР Иҗтимагый палатасының Җәмәгать контроле комиссиясе әгъзалары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарә вәкилләре үткәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot