news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ун меңнән артык бакча участогы территориясендә шартлар яхшыртылган

Бу максатларга 64 миллион сум бүлеп бирелгән.

Түбән Камада ун меңнән артык бакча участогы территориясендә шартлар яхшыртылган
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). «Татарстанда бакчачылык хәрәкәтен үстерү» республика программасы ярдәмендә Түбән Камада 10 меңнән артык бакча кишәрлеге шартларын яхшырттылар. Бу максатларга 64 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама муниципаль районында барлыгы 29 бакчачылык ширкәте бар, бу 27 меңнән артык гамәлдәге участок була.

Программа кысаларында 2020 елда су алу ноктасыннан алып бакча ширкәте чигенә кадәр гомуми озынлыгы 700 м торбаүткәргеч алмаштырылды, 1,8 меңнән артык участок урнашкан дүрт бакчачылык ширкәте өчен 6 насос урнаштырылды.

Электр челтәре хуҗалыгын ремонтлау буенча эшләр каралган. Ике трансформатор подстанциясен алыштыру планлаштырыла. Нәтиҗәдә, 3 мең участок урнашкан ике бакчачылык ширкәте өчен шартлар яхшыртылачак. Эшләр якын арада башланачак һәм 2020 елның декабрендә тәмамланачак.

2020 елда республика программасында катнашу нәтиҗәсендә, 110 нчы номерлы (Корабельная Роща) маршруты буенча иң проблемалы автомобиль юлының берсенә капиталь ремонт ясалган. Әлеге участок өч бакчачылык ширкәтен берләштерә, ә бу 2 меңгә якын участок, шулай ук Кама Аланында «Энергостроитель» коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте маршруты буенча юл участогы яхшыртылган. Бу максатларга 57,3 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100