news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кече бизнесны тикшерүне 2021 ел ахырына кадәр тыярга мөмкиннәр

Кече бизнесны тикшерүгә мораторий Covid-19 пандемиясе аркасында кертелгән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Кече бизнесны тикшерүне 2021 елның 31 декабренә кадәр тыярга мөмкиннәр. Россия Президенты Владимир Путин РФ Министрлар Кабинетына шундый йөкләмә биргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Россия Федерациясе законнарына кече эшкуарлык субъектларына карата планлы контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга бәйле тыюны 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтуны күздә тоткан үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә», - диелә боерык текстында.

Йөкләмәдә әйтелгәнчә, әлеге тыю салым һәм таможня контроленә, финанс-бюджет өлкәсендәге контрольгә, шулай ук гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенә зыян килү, табигый һәм техноген характерындагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы югары булган эшчәнлек төрләре һәм контрольлек итү объектларына кагылмый. Бюджет процессында катнашучыларны тикшерүне дә туктатмаячаклар.

Кече бизнесны тикшерүгә мораторий Covid-19 пандемиясе аркасында кертелгән. Шулай ук планнан тыш тикшерүләр үткәрү буенча контролерларның мөмкинлекләре дә сизелерлек чикләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100