news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкын быел соңгы эшләми торган бәйрәм көне көтә

Хезмәт кодексы нигезендә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне буларак, Россиядә эшләми торган бәйрәм көне.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россиялеләрне 2020 елда 4нче ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, соңгы эшләми торган бәйрәм көне көтә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хезмәт кодексы нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне буларак, Россиядә эшләми торган бәйрәм көне. Быел 4 ноябрь чәршәмбегә туры килә.

Календарь аенда эшләми торган бәйрәм көннәре булу окладка эшләүчеләрнең хезмәт хакларын киметергә нигез була алмый. Бу хакта Хезмәт Кодексында билгеләп үтелә. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, чөнки ул эшләми торган бәйрәм көненә туры килә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100