news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсионерларның яшәү минимумы күпмегә артачагы билгеле

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында искәртүләренчә, гамәлдәге закон нигезендә социаль гарантия каралган — эшләмәүче пенсионер лаеклы ялдагы кешенең төбәк яшәү минимумыннан да азрак пенсия алмый.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Пенсионерның яшәү минимумының еллык тотрыклы үсеше әлеге күрсәткечне исәпләүнең яңа моделендә урын алган. Аз тәэмин ителгән өлкән яшьтәге гражданнарның пенсиясе шуннан чыгып артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Яңа модельдә пенсионерның яшәү минимумының еллык тотрыклы үсеше урын алган. Бер кешенең уртача яшәү минимумы кебек үк, ул да җан башына уртача медиан керем ничек артса, шул ук темплар белән үсәчәк. Нәтиҗәдә, аз тәэмин ителгән өлкән яшьтәге гражданнарның пенсиясе артачак», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында искәртүләренчә, гамәлдәге закон нигезендә социаль гарантия каралган — эшләмәүче пенсионер лаеклы ялдагы кешенең төбәк яшәү минимумыннан да азрак пенсия алмый. Әгәр аның пенсиясе аннан азрак булса, дәүләт пенсия белән тәэмин итү күләмен пенсионерның төбәк яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү өчен социаль өстәмә түләүләр билгели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100