news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат үзәгендә бер якка хәрәкәт итә торган юл ачылды

Юл эшләре алып барылу сәбәпле, бу юл вакытлыча ике якка хәрәкәт итә торган итеп ясалган иде.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Нурлат шәһәренең Кооператив урамында бер яклы хәрәкәт өчен юл ачылды. Бу турыда «Нурлат-информ» хәбәр итә.

«Хәзер биредә элеккечә Гиматдинов урамы ягыннан керү тыела», диелгән хәбәрдә.

Юл эшләре алып барылу сәбәпле, бу юл вакытлыча ике якка хәрәкәт итә торган итеп ясалган иде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүчеләргә игътибарлы булырга һәм юл кагыйдәләрен бозмаска киңәш итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot