news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада киез итек-киез фабрикасы җитәкчеләре истәлегенә мемориаль комплекс ачылды

Мемориаль тактага язылганнарның һәрберсе фабрика тарихында зур эз калдырган.

Кукмарада киез итек-киез фабрикасы җитәкчеләре истәлегенә мемориаль комплекс ачылды
http://kukmor-rt.ru

(Кукмара, 27 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмарада киез итек-киез фабрикасы җитәкчеләре истәлегенә багышланган мемориаль комплекс ачылды. Аны сынчы Артур Давыдов эшләде, шулай ук комбинат хезмәткәрләре дә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Предприятие җитәкчесе Ләлә Шәрипова сүзләренчә, мемориаль тактага язылганнарның һәрберсе фабрика тарихында зур эз калдырган. 

«Бу тарихи һәм күптән көтелгән вакыйга хезмәткә һәм хезмәт кешесенә аерым хөрмәт билгесе булсын. Ул район халкын, комбинат хезмәткәрләрен безнең предприятие үсешенә һәм чәчәк атуына, хәтер һәм тарихны саклауга бердәм омтылыш белән берләштерә», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100