news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропорты кышкы расписаниегә күчте

Ул расписание 2015 елның 28 мартына кадәр гамәлдә булачак

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдән "Казан" халыкара аэропорты кышкы расписание буенча эшли башлады: аның кысаларында яңа маршрутлар да, яңа авиакомпанияләр дә булачак, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

"Сибирь" һәм "Оренбургские авиалинии" авиакомпанияләре Казаннан Мәскәүгә һәм кирегә өстәмә яңа рейслар кертә. Турыдан-туры даими рейслар көн саен бер тапкыр башкарылачак.

"АК БАРС Аэро" авиакомпаниясе кышкы расписаниегә берничә маршрут кертергә ниятли: Казан – Уфа – Сургут, Казан – Пермь – Нижневартовск, Курск һәм Воронеж. Шулай ук 1 ноябрьдән башлап авиакомпания шимбә көннәрендә Прагага кадәр даими рейс ача.

Халыкара даими рейслар саны да арта. Әйтик, «Грозный авиа»дан - Ереванга һәм Azerbaijan airlinesтан Бакуга рейслар кертелә.

"Тurkish Аirlines" авиакомпаниясе "Boeing 738" һава судноларында көн саен Истамбулга очуны дәвам итә.

Узган җәйдә Хельсинкига маршрут ачкан "Finnair" авиакомпаниясе бу кышта да эшен туктатмый. Очышлар атнасына өч тапкыр  "Embraer 190" самолетында башкарылачак.

"Уральские авиалинии" Дүшәнбегә өстәмә рейслар кертә. Хәзер "Air Astana" кышкы расписание буенча Алматага кадәр атнага ике тапкыр рейс ясый.

Яңа халыкара "Royal flight" авиаомпаниясе 5 ноябрьдән "Coral travel" туроператоры белән хезмәттәшлектә, Гоага чартер рейсларын кертә. Кышкы расписаниенең башка чартер рейслары арасында Хургада, ШармЭльШейх, Бангкок, Камрань һәм Пхукетка маршрутлар да бар.

Кышкы расписание 2015 елның 28 мартына кадәр гамәлдә булачак.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100