Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары карлы яңгыр вәгъдә итә
Казанда температура көндез 2-4 градус җылы, Татарстан буенча - температура 0-5 градус
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада болытлы һава, республика буенча урыны белән карлы яңгыр көтелә.
Казанда температура көндез 2-4 градус җылы, Татарстан буенча - температура 0-5 градус.
29 октябрь төнендә республикада болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 6 градуска кадәр салкын тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз