Ноябрь бәйрәмнәре чорында шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә

3 ноябрьдә, мәсәлән, поездлар җомга көнге график буенча йөри

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Ноябрь бәйрәмнәре чорында Горький тимер юлы полигонында шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә.
3 ноябрьдә поездлар җомга көнге график буенча йөри. 4 һәм 5 ноябрь көннәрендә шимбәдәге кебек хәрәкәт итә. 6 ноябрьдә исә шәһәр яны поездлары якшәмбе көнге расписание буенча йөриячәк. 7 ноябрьдә гадәти эш көнендәге графикка күчә.
Бу хакта Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте хәбәр итә.