Кеше бәрдергән судьяга карата җинаять эше ябылган, әмма прокуратура моның белән килешми

Татарстан прокуратурасы юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарып, кеше үтерүдә гаепләнүче элеккеге федераль судьяга карата җинаять эшен туктату турындагы беренче суд инстанциясе карарына кассацияле язма гариза әзерли

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Казанның Яңа-Савин районы суды 34 яшьлек Э. С. ка карата җинаять эшен караган. Ул 264 нче маддәнең 4 нче өлеше нигезендә, исерек халәттә автомобиль белән идарә итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнә.
2010 елның 6 нчы июнендә 23 сәгать 20 минуттан алып, 23 сәгать 50 минутка кадәр вакыт аралыгында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы федлераль судьясының алкоголь исереклелеге халәтендә “Kia Sorento” шәхси автомобилендә Х. Ямашев проспекты буенча сәгатенә 90-100 километр тизлек белән хәрәкәт итүе ачыкланган. Тикшерү фаразлаганча, 76 нчы йорт янында С., юл узучы 23 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә зыян күрүче җан бирә.

18 нче июнь көнне ТР судьялары квалификацияле коллегиясе карары нигезендә С. ның вәкаләтләре туктатылган.
Дәүләт гаепләүчесе позициясенә каршы чыгып, Яңа-Савин районы суды җинаять эшен туктату турында карар чыгара. Мондый карарны ул якларның үзара килешүенә нигезли. Судта мондый үтенеч зыян күрүченең вәкиле тарафыннан хәбәр ителә. Казан шәһәре прокуратурасы эш буенча гаепләү хөкемен чыгаруны таләп итеп, беренче инстанция суды карарына кассацияле дәгъва әзерләгән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.