Башкортстан татар оешмалары Уфада пикет үткәрде

Урам җыены халык исәбен алу барышында республикада татарларны “башкорт” дип яздыруларга карата ризасызлык белдерү максатында үтте

(Уфа, 27 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре бүген Уфадагы Конгресс-холл бинасы каршында пикет оештырды. Урам җыены халык исәбен алу барышында республикада татарларны “башкорт” дип яздыруларга карата ризасызлык белдерү максатында үтте.
“Татар халкы бүленмәс һәм бербөтен”, “Бу юлы фальсификацияләр булмасын!”, “Башкортны татар исәбенә арттыруга юл куймыйк” кебек шигарьләр тотып торды ризасызлык чарасында катнашучылар.
Башкортстандагы “Гадел җанисәп өчен” дип аталган җәмәгатьчелек комитеты быелгы халык исәбен алуда да татарларны башкорт дип яздырулар хакында белдерә. Республика төбәкләрендә янә дә мутлашулар, татарларны “башкорт” дип яздыру очраклары хакында әйтелә.
Пикетта катнашкан БР Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Роберт Ярулла сүзләренчә, шомлы хәбәрләр аеруча, күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Шаран, Бүздәк, Дүртөйле, Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш районнарыннан килә. Башкортстанда халык исәбен алудагы мутлашулар хакында республика татарларының яңарак оешкан берлеге идарәсенә дә хәбәрләр килеп торуы билгеле. Бу хакта татар милли хәрәкәте активисты Наил Хәкимов әйтте. Кайбер авылларда татар милли хәрәкәте вәкилләре үзләренең альтернатив халык исәбен алуны да оештырган. Шул мәгълүматлар рәсми җанисәп кәгазьләре белән чагыштырып каралачак. Соңыннан мутлашулар очраклары ачылгач, мәхкәмәләргә бирү күздә тотыла. Наил Хәкимов әйтүенчә, районнарда яшәүче татарлар үз төбәкләрендә җирле хакимиятләр тарафыннан башкортлар саны 2002 елдагы дәрәҗәдән ким булмаска тиеш, дигән таләп куюын да ирештерә.
“Шундый барлык очраклар буенча мәгълүматлар туплана, - диде әлеге пикетта катнашкан БР Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов. - Әлегә безгә теге яки бу төбәктә ялганлашулар булуы хакында хәбәр итүчеләр мәгълүматлары язып алына”.
“Гадел җанисәп өчен” комитеты вәкилләре республика президентын, шулай ук районнар, шәһәрләр хакимиятләре башлыкларын җанисәп нәтиҗәләрен бозуга җинаять җаваплылыгы каралуы турында кисәтеп махсус мөрәҗәгать кабул итте.