news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган якны өйрәнүче: Самара өлкәсендә 28 юкка чыккан татар авылы бар

«Шуларның дүртесе — XVII–XVIII гасырларга карый», — диде белгеч.

Туган якны өйрәнүче: Самара өлкәсендә 28 юкка чыккан татар авылы бар
Зилә Мөбәрәкшина

(Самара, 27 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Туган якны өйрәнүче Шамил Галимов Самара өлкәсендә 28 юкка чыккан татар авыллары барлыгын әйтте.

«Аларның күбесе Совет чорында барлыкка килгән булган. Кайберләре 20-30 ел элек юкка чыкты, мин аларны хәтерли идем. Шуларның дүртесе — XVII–XVIII гасырларга карый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Камышлы районында Алтын тау, Кызыл яр, Йолдыз, Мәсгуть, Красный бережок, Каргалы авыллары булган. «Аларның зиратлары гына калган. Шуңа карамастан, шул авыл кешеләре зиратларны карап торалар. Күбесе Камышлыда яши, күченгән булганнар», — ди ул.

«Бездә археологик институт юк. Шуңа күрә өйрәнелмәгән. Самарада археология бүлеге бар, ләкин аларның мөмкинлекләре юк. Татарстан тарихчылары булышса гына, — диде ул «Камышлы — Сәйф Сараи ватаны» түгәрәк өстәле узганнан соң.

Түгәрәк өстәлне Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы, Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100