Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Хезмәт министрлыгы өлкәннәр көненә челлендж башлады
Акциядә катнашучылар #Деньпожилых2021 хештегын язарга һәм @mtsz_rt аккаунтын билгеләргә тиеш.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Деньпожилых2021 челленджы башланды. Теләгән һәр кеше әби-бабалары белән төшкән фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырып әлеге акциядә катнаша ала.
Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, акцияне министр Эльмира Зарипова башлаган. Ул Татарстанда яшәүче 105 яшьлек Сәгъдәтбану Җиһаншина белән фото урнаштырган.
«Бу архивтагы фото. Анда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Җиһаншина Сәгъдәтбану Мөхәммәтҗан кызы янында кунакта, 25 сентябрьдә аңа 105 яшь тулды. Өлкән яшьтәге ханым Биектауда яши», — дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Акциядә катнашучылар #Деньпожилых2021 хештегын язарга һәм @mtsz_rt аккаунтын билгеләргә тиеш. Шулай ук дусларыңны да акциядә катнашырга чакырырга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз