Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә төбәк губернаторы вазифасының бердәм исемен булдыру закон проекты кертелде
Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинников тәкъдим иткән «РФ субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында»гы закон проекты регионнардагы хакимият оештыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Төбәкнең югары вазифалы заты «федерация субъекты башлыгы» дип кенә аталырга мөмкин булган закон проекты РФ Дәүләт Думасына кертелде. Бу хакта проект инициаторларының берсе, Федерация Советының конституция законнары комитеты башлыгы Андрей Клишас белдерде, дип яза РИА Новости.
Андрей Клишас сүзләренчә, региональ органнар атамасында федераль хакимият органнары атамалары нигезләре кулланылмаячак.
«Закон проекты РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары атамаларында бертөрле алым билгеләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, Россиянең барлык субъектлары өчен дә югары вазифалы зат исеме — „Россия Федерациясе субъекты башлыгы“ һәм югары башкарма органның исеме — „Россия Федерациясе субъекты Хөкүмәте“ дип билгеләнә», — дип аңлатты инициатива авторы.
Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинников тәкъдим иткән «РФ субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында»гы закон проекты регионнардагы хакимият оештыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз