news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балаларга пособие түләү тәртибе үзгәрәчәк

Йөкле хатыннарга бирелә торган пособиены һәм сигез яшьтән алып 17 яшькәчә балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга пособиеләрне почта аша алу мөмкин булмачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән башлап Россиядә аз керемле гаиләләр беренче яки икенче бала туган өчен яки баланы уллыкка алган өчен пособиены «Мир» картасына, я кулга акча яки банк картасы бәйләнмәгән гадәти счетка гына алып булачак. Бу хакта РИА Новости яза.

Моңа кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Мир» картасы, иртә исәпкә баскан йөкле хатыннарга айлык пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр һәм бала карау буенча пособиеләр алу өчен кирәк. Шулай ук өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр, сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләр өчен айлык пособие алу өчен кирәк.

Йөкле хатыннарга бирелә торган пособиены һәм сигез яшьтән алып 17 яшькәчә балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга пособиеләрне почта аша алу мөмкин булмаячак. Ә мәктәп яшендәге балаларга бер тапкыр бирелә торган пособиеләр теләсә нинди түләү системасы карталарына күчерелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100