news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2023 елдан прописканы дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштереп булачак

Дәүләт хезмәтләре порталында 2 сентябрьдән вакытлыча теркәлүне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган сервис эшли башлады.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2023 елдан прописканы дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштереп булачак. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС.

2023 елдан Россия гражданнары яшәү урыны буенча теркәлүне дәүләт хезмәтләре порталы аша гына да үти алачак. Бу вакытка кадәр 14 яшьтән зуррак россиялеләргә яшәү урынына теркәлү өчен теркәлү учеты органына килергә кирәк булачак.

2022 елның 1 июленнән бөтен Россия буенча 14 яшькә кадәрге балалар прописканы электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша, законлы вәкилләре тарафыннан теркәлү турында гариза биргәндә эшли ала.

Дәүләт хезмәтләре порталында 2 сентябрьдән вакытлыча теркәлүне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган сервис эшли башлады. Россиялеләр моны эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә бармыйча да эшли ала. Ведомство белгечләре әйтүенчә, шушы рәвешле гражданнарның бүлекчәгә килүләрен киметеп булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100