news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист: Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларга өстәмә түләүләр биреләчәк

Юрист Алексей Гавришев әйтүенчә, пенсионерларга өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр яки өстәмә түләүләр бирелергә мөмкин.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Юрист пенсия яшендәге кешеләргә октябрь аенда каралган өстәмә түләүләр турында сөйләде. Бу хакта «РИА новости» хәбәр итә.

Юрист Алексей Гавришев әйтүенчә, пенсионерларга өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр яки өстәмә түләүләр бирелергә мөмкин.

Беренче октябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте өлкәннәр көне уңаеннан пенсия түләүләрен арттыра һәм ташламаларны киңәйтә. Өстәмә түләүнең күләме турында «Прайм» агентлыгына адвокат, AVG Legal юридик компаниясе башлыгы Алексей Гавришев сөйләде.

Өстәмә түләүләр региональ дәрәҗәдә үткәрелә. Яшәү урынына карап, пенсионерларга бүләкләр, я пенсиягә өстәмә акча бирелергә мөмкин. 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә аерым ташламалар да була ала, дип сөйләде юрист.

«Өлкән кешеләргә төрле суммалар түләнә. Мәсәлән, барысына да 5000 сум, ә 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга — 15 000 сум. Азрак күләмдәге — 500 сумлык түләүләр дә бар. Барысы да төбәкнең байлыгына бәйле», — диде Гавришев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100