news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 23 яшьлек хатын-кыз өч айлык баласын урамда калдырган

Прокуратура әлеге мәгълүматны тикшерә.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Прокуратура Казанда әни кеше өч айлык баланы урамда калдырган дигән мәгълүматны тикшерәчәк.

Массакүләм матбугат чараларында Казанда яшәүче 23 яшьлек хатын-кызның өч айлык баласын урамда калдыруы турында мәгълүмат пәйда булды. Баланы 24 сентябрьдә полиция хезмәткәрләре табып ала һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

Баланы ни өчен урамда калдырдыгыз дигәнгә, әни кеше үзенең авыру баласын карый алмавы турында сөйләгән. Әлеге хатын-кызның тагын 4 баласы бар. Ул балаларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәве сәбәпле полициядә исәптә тора.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, күзәтчелек ведомствосы әлеге мәгълүматны тикшерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100