news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камышлы авылы яшәүчеләре: Авылыбызның тарихын һәм җирен өйрәнсеннәр иде

Алар фикеренчә, Камышлы авылында борынгы каберташлар табылган.

Камышлы авылы яшәүчеләре: Авылыбызның тарихын һәм җирен өйрәнсеннәр иде
Зилә Мөбәрәкшина

(Самара, 27 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле укытучысы Әлфия Баһаветдинова Самара өлкәсе Камышлы авылы тарихын һәм җирен өйрәнергә кирәк дип саный.

«Камышлы авылының 1500 елдан соң оешканлыгы мәгълүм. Чыганакларны күп карадым. Камышлы авылы тагын да борынгырак икәнлеген әйтергә була. Камышлы тарихы өйрәнелмәгән. Укучылар проектлар эшләп, киләчәктә дәлил табарга мөмкинлек бар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлфия ханым әйтүенчә, археологлар Камышлыдан ерак түгел — Ярмәк авылы янында бер калкулыкны казыганнан соң, анда ике каберлек тапкан булган. «Ул каберлекләрне мин дә барып карадым — каберлектә агачтан ясалган муенса да бар иде», — ди ул.

«Димәк, анда хатын-кыз җирләнгән булган. Монда халык борынгыдан яшәгән дип әйтеп була. Камышлы авылы тирәсендә бик күп табылдыклар чыгарга мөмкин», — диде ул «Камышлы — Сәйф Сараи ватаны» түгәрәк өстәлендә.

Камышлы районы үзәк китапханәсе мөдире Римма Галимуллина авылның бер зиратында борынгы каберташлар барлыгын әйтте.

«Аларда сәнәк, көрәк кебек тамгалар ясалган, иске гарәп имлясында язылган. Аны укый алмадылар. Шуңа күрә бу ташлар Камышлының борынгы булуын дәлилли дияргә була», — диде ул.

Түгәрәк өстәлне Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы, Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100