news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә аз санлы халыкларның исемлеген төзиячәкләр

Исемлекне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык электрон формада алып барачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 2022 елга Россиядә җирле аз санлы халыкларга караган гражданнарның бердәм исемлеген төзиячәкләр. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исемлекне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык электрон формада алып барачак.

Әлеге исемлек барлыкка килү белән аз санлы халыклар вәкилләре ташламаларны тизрәк рәсмиләштерә алачак, шулай булгач, аларга үз милләтен раслау өчен документлар пакетын әзерләргә кирәк булмаячак. Мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек системасы ярдәмендә вәкаләтле органнар үзләре алачак.

Исемлеккә эләгү өчен кеше гариза бирергә һәм аның аз санлы халыкка каравын раслаучы документларның берсен Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка бирергә тиеш.

Россиядә аз санлы 47 төп халык исәпләнә, бу 300 меңнән артык кеше дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100