news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида йортларга җылылык 28 сентябрьдә биреләчәк

Җылылык бирү өчен йорт буенча җаваплы кеше идарәче компаниягә гариза бирергә тиеш.

Менделеевскида йортларга җылылык 28 сентябрьдә биреләчәк

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Менделеевскида йортларга җылылык бирелә башлый. Хәзер шәһәрдә җайга салу эшләре бара. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы хәбәр итә.

Шәһәрдә ягып җылыту сезоны узган атнада башланды. Беренче итеп, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җыллык җибәрделәр.

«Идарәче компания»дә белдерүләренчә, җылылык бирү өчен йорт буенча җаваплы кеше идарәче компаниягә гариза бирергә тиеш.

Тулырак мәгълүмат өчен 8 (855) 492-41-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot