news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды

Чарада төрле елларда укытучы булып эшләгән ветераннар катнашты.

Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды
«Знамя» газетасы

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды. Бу уңайдан Буа ветеринария техникумы базасында ресурс үзәгендә тантаналы чара узды. Бу турыда «Знамя» газетасы яза.

Арт-объект зур булмаган стеладан тора, анда «Профтех» һәм 80 дип язылган.

Чарада төрле елларда укытучы булып эшләгән ветераннар катнашты. Кунакларга концерт программасы тәкъдим иттеләр, аннары үзәк буенча экскурсия үткәрделәр.

Ветераннар шулай ук агачлар утырту акциясендә һәм арт-объектны ачуда катнашты. Чара азагында катнашучылар бергәләп фотога төште һәм чәй табыны янына җыелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot