news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада өлкән кешеләр бушлай чәч кистерә һәм мунчада юына ала

Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларга бушлай хезмәтләр күрсәтелә.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Өлкәннәр көне уңаеннан Буа районында 1-5 октябрьдә чәчтарашханәләр бушлай кабул итә, ә 3,4 һәм 10 октябрьдә мунчада бушлай юынырга мөмкин. Бу турыда Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

8.00-18.00 сәгатьләрдә «ЭЗА» һәм «Имидж» чәчтарашханәләрендә бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.

Шимбә, 9.00-19.00 сәгатьләрдә, ә якшәмбе 10.00-19.00 сәгатьләрдә Арефьев урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан мунчада бушлай юынырга мөмкин.

Бушлай хезмәт алу өчен паспорт, пенсионер таныклыгы яки пенсия билгеләнү турында белешмә, СНИЛС булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100