news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Машина төзелеше — төбәкләрнең үсеш дәрәҗәсен билгели торган тармак

Татарстан Премьер-министры машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Алексей Песошин: Машина төзелеше — төбәкләрнең үсеш дәрәҗәсен билгели торган тармак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, машина төзелеше — төбәкләрнең үсеш дәрәҗәсен һәм темпларын билгели торган алдынгы тармак.

«Автомобиль, судно, самолет, нефть-газ-химия, авыл хуҗалыгы сәнәгате өчен производство коралы, югары технологияле прибор һәм агрегат, медицина эшләнмәсе — бу продукциядән башка булмый. Болар барысы да безнең махсус һөнәри бергәлекне тәкъдим итүче машина төзүчеләр кулы белән булдырыла, дигән Премьер-министр телеграммасында.

Песошин сүзләренчә, бу бергәлектә үзара ярдәм, кооперация һәм интеллектуаль синергия принциплары эшли. Ул тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына республикага намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга яңа җитештерү казанышлары, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100