Түбән Кама мәктәпләрендә наркотик кулланучыларны эзлиләр

Хәзер наркотик матдә куллану-кулланмауга карата тест үткәрү хакында алдан кисәтеп тормаячаклар

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быел студентларны һәм мәктәп укучыларын наркотик куллану-кулланмауга карата тикшергәндә, аларны кисәтеп эшләмәячәкләр. Бу өлкәдә яңа таләпләр барлыкка килде, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Мондый тестлар Түбән Каманың һәр уку йортында үтә. Соңгы тест барышында 5 нче мәктәптә наркотик матдә куллану-кулланмаучыларны ачыкларга теләгәннәр. Өлкән сыйныфларда белем алучы 58 укучы сидек анализы тапшырган. Әлеге анализ зарарлы матдә куллану-кулланмауны шундук ачыкларга ярдәм итә икән.
Яшүсмерләрне тест барышында анализ тапшырудан соң саклык чаралары турындагы әңгәмәдә дә катнашу көтә. Әгәр дә элек уку йортында тест буласын алдан белеп тора торган булсалар, хәзер табиблар тикшерү белән кисәк тә теләсә кайсы белем бинасына килеп керә ала. Шунысы сөенечле, ел башыннан бирле мондый тикшеренү узган бер генә яшүсмернең дә наркотик кулланганлыгы ачыкланмаган.