Бүген Түбән Камада Өлкәннәр көненә багышланган чаралар башлана

Бүген Түбән Камада Өлкәннәр көненә багышланган чаралар башлана

(Түбән Кама, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Камада Өлкәннәр көненә багышланган чаралар башлана. Пенсионерларга шәһәрнең 17 чәчтарашханәсендә, шулай ук Кама Аланы, Красный Ключ, Олы Афанасово һәм Благодатное бистәләрендә бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.

Түбән Камада яшәүче өлкәннәр 2 октябрьгә кадәр шәһәр мунчасына бушлай йөри ала. Ә 1 октябрьдә барлык уку йортларында пенсионерлар өчен хәйрия ашлары һәм концертлар оештырылачак.